Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә робот техникасы буенча республикакүләм «РобоРалли» ярышы узды

Анда Татарстанның 8 районыннан (Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Бөгелмә, Чирмешән, Мөслим) 43 укучы көч сынады

Әлеге чара шартлары буенча һәр команда үз роботларын төзеп килде. Ярыш «VEX» һәм «LEGO» номинацияләрендә узды. Киеренке ярыш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеле булды:

«VEX» номинациясе
1 урын - «Роботум» командасы, Азнакай районы районы;
2 урын - «ОФЫК» командасы, Мөслим районы;
3 урын - «Экипаж» командасы, Азнакай районы.

«LEGO» номинациясе
1 урын - «MarTim» командасы, Азнакай районы;
2 урын - «Лицеисты» командасы, Мөслим районы;
3 урын - «Егерь» командасы, Чирмешән районы.

Барлык командаларга да ярышта катнашу турында сертификат һәм истәлек сувенирлары тапшырылды. Җиңүчеләр кубоклар, медальләр, дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.

Фотолар – Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев