Алсу Гәрәева «Алгарыш» грантын отты
Мәгариф

Алсу Гәрәева «Алгарыш» грантын отты

Ул чит ил мәгариф оешмасында стажировка үтәчәк

Мөслим лицееның инглиз теле укытучысы Алсу Гәрәева Татарстан Республикасы Хөкүмәте уздыра торган «Алгарыш-2026» гранты конкурсының «Мәгариф оешмалары хезмәткәрләре» номинациясендә җиңүче булды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» грант программасы гражданнарны чит ил мәгариф һәм фәнни оешмаларында укыту һәм стажировка уздыруны максат итеп куя. Бу — Россиядәге мондый төрдәге беренче төбәк программасы. Ул бер үк вакытта Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше өчен мөһим булган ике бурычны хәл итә: республиканың интеллектуаль элитасын әзерләү һәм аңа ярдәм күрсәтү, шулай ук икътисадны югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү.

Алсу Флүр кызы чит ил мәгариф оешмасында стажировка үтәчәк.

Фото - Мөслим лицее архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев