Кичә «Живая классика» бөтенроссия бәйгесенең региональ этабы узды
Анда районыбызның бертөркем укучылары да уңышлы чыгыш ясады
Кичә, 26 март көнне, Казан шәһәренең 83 нче физика-математика лицеенда яшь сәнгатьле укучылар өчен "Живая классика" бөтенроссия бәйгесенең региональ этабы узды.
Анда районыбызның бертөркем укучылары да уңышлы чыгыш ясады.
Әмәкәй төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Айгиз Шамс суперфиналга үтеп, лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Мөслим гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Карина Боһанова һәм Михайловка урта мәктәбеннән Зарина Садыкова региональ этап катнашучылары дипломына лаек булды.
Укучыларны бәйгегә Резида Фәррахова, Ирина Галиева, Ольга Макарова әзерләде. Әлеге хакта район мәгариф идарәсе хәбәр итә.
Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев