Кичә, Мөслим политехник техникумында “Автосессия” конкурсы үткәрелде
Анда техникумның 9 студенты катнашты
Мөслим политехник техникум базасында техникумның 3 һәм 4 курс студентлары арасында машина йөртү осталыгына “Автосессия” конкурсы үткәрелде. Анда техникумның 9 студенты катнашты. Студентлар Шакиров Камил, Фазлиев Раил, Кононов Виталий, Шаяхметов Рәзил, Шамилов Айзат, Буранбоев Марат, Разиев Айназ, Хафизов Назил һәм Магалимов Ильвир ике төрле сынау үтте – “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” конкурсы һәм “Классик тизйөрешле маневр”. Жюри карары буенча 1 урынга Хафизов Назил лаек була. 2 урында – Буранбоев Марат, 3 урын Шакиров Камилгә бирелде.
“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” этабында иң яхшы нәтиҗәне Камил Шакиров күрсәтте, билет чишкәндә бер генә хата җибәрде.
“Классик тизйөрешле маневрлар” этабында иң яхшы нәтиҗә Хафизов Назил һәм Буранбоев Маратта. Алар бирелгән маршрутны иң аз вакыт эчендә үттеләр. Барлык катнашучыларга да “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлегеннән призлар һәм дипломнар бирелде”, – ди бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.
Алсу Ситдыйкова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев