Кичә Казанда «Чиста булачак» республика яшьләр экологик хәрәкәтенең 2025 елгы экологик сезонын йомгаклау фестивале узды.
Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева әлеге премиянең «Иң яхшы экоостаз» номинациясендә җиңү яулады
Кичә, 25 ноябрь көнне, Казан шәһәренең "Мәскәү" мәдәни үзәгендә "Чиста булачак" республика яшьләр экологик хәрәкәтенең 2025 елгы экологик сезонын йомгаклау фестивале узды. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре дә катнашты.
Мөслим гимназиясенең "Экокалейдоскоп" экологик берләшмәсенә йөрүче Зөһрә Мөхәммәтҗанова, Аделина Ильясова, Айназ Галимова (9 сыйныф), Азалия Газетдинова (11 сыйныф) һәм аларның җитәкчеләре Ләйсән Бариева республика экологик хәрәкәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Фестивальдә Татарстан Республикасында экологик волонтерлык өлкәсен үстерү өчен "Яшьләр экологик премиясе" нәтиҗәләренә дә йомгак ясалды. Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева әлеге премиянең "Иң яхшы экоостаз" номинациясендә җиңү яулады.
Фотолар - Мөслим гимназиясе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев