Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Мөслим кызлары «Поколение» халыкара конкурс-фестивалендә катнашты

Балаларның укытучысы Филүзә Шәрипова да аерым игътибарга лаек булды

Камилә Нафикова һәм Мәдинә Хуҗәхмәтова составындагы фортепиано дуэты Әлмәт шәһәрендә узган «Поколение-2026» Халыкара конкурс-фестивалендә III дәрәҗә лауреаты булды.

Конкурс Татарстан Республикасының SFORZANDO иҗтимагый хәйрия фонды ярдәме белән уздырылды һәм төрле төбәкләрдән килгән сәләтле башкаручыларны берләштерде.

Катнашучыларның укытучысы Филүзә Шәрипова да аерым игътибарга лаек булды. Аңа конкурсантларны әзерләүдәге югары һөнәри осталыгы һәм керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Ихлас күңелдән котлыйбыз! Бу җиңү — яңа иҗади үрләр һәм илһамлы уңышларга таба зур адым булсын!

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев