Иртәгә Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының мәктәп этабы башлана
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә
Катнашу бушлай. Күпчелек предметлар буенча катнашу 5 нче сыйныфтан башлана, ә рус теле, инглиз теле һәм математика буенча — 4 нче сыйныфтан ук. Бу очракта укучыга бер генә фән белән чикләнергә кирәкми: берничә предмет сайларга һәм үз-үзеңне төрле юнәлешләрдә сынап карарга була.
Мәктәп этабына теркәлү инде башланды.
Расписаниене, сыйныф өчен мөмкин булган предметларны һәм катнашу тәртибен Республика олимпиада үзәге сайтында (https://olimprocrt.ru/document/grafik-she-2026-2027-uch-g/) яисә үз мәктәбегездә — уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарыннан яки предмет укытучысыннан белешергә мөмкин, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев