Җиңүчеләр игълан ителде
Укучылар Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәләх, Газинур Морат, Рамис Аймәт, Данил Салихов, Рәдиф Сәгъдиев кебек күренекле язучыларны, шагыйрьләрне, драматургларны күреп, алардан осталык дәресләрен карап кайттылар.
24 нче апрель көнне Казан (Идел буе) федераль университетының актлар залында "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсендә җиңүчеләр игълан ителде.
Тойгелде төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мәликә Шәяхмәтова - II дәрәҗә дипломга,
Күбәк урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Әдилә Низамова III дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Укытучылары – Рушания Дәүләтова, Дилбәр Гарифуллина.
Укучылар Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәләх, Газинур Морат, Рамис Аймәт, Данил Салихов, Рәдиф Сәгъдиев кебек күренекле язучыларны, шагыйрьләрне, драматургларны күреп, алардан осталык дәресләрен карап кайттылар.
Фото - район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев