“Әти-әниләр өчен БДИ” бөтенроссия акциясе узды
Мөслим лицее базасында “Әти-әниләр өчен БДИ” бөтенроссия акциясе узды. Ата-аналар белән имтихан алучы белгечләр эшләде. Укытучылар әти-әниләргә имтиханнарны үткәрү тәртибен җентекләп аңлатты. Чарада 29 әти-әни катнашты. Имтихан тапшырырга төрле яшьтәге һөнәр ияләре җыелган иде.
Мәктәптә укыган вакытларын искә төшереп, математикадан сынау үткән әти-әниләр имтихан биремнәрен бөтен шартларына туры китереп эшләде.
– Әти-әниләрнең имтихан тапшыруы БДИ турында уйдырмаларны юкка чыгару өчен кирәк. Мондый сынауда катнашкан әти-әниләр балаларына имтиханга әзерләнгәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә искәртә ала, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Былтыр әти-әниләр БДИны – тарих фәненнән, 2023 елда рус теленнән биреп караган иде. Математика, төгәл фән буларак, зур игътибар таләп итә. Быел 11 сыйныфны 77 укучы тәмамлый. Былтыр бу сан 49 иде.
ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев