«Илһам» бөтенроссия бәйгесенең зона этабы уздырылды
Бәйгенең зона этабында катнашкан һәр укучыга сертификатлар бирелде.
Кичә "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар бәйгесенең зона этабы уздырылды.
Сарман, Бөгелмә, Ютазы, Лениногорск, Мөслим районнарыннан бәйгенең беренче сайлап алу турын үткән укучылар белән очрашып күрешергә жюри рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Минһаҗева, язучы Марат Закиров, драматург Рәдиф Сәгъдиев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Зөлфия Закирҗанова килгән иде.
Әдәбият белгечләре һәр укучыны игътибар белән тыңлап, иҗатка кагылышлы сораулар бирделәр, үзләренең киңәшләрен әйттеләр.
Укучыларны иҗат бәйрәме белән котларга район башлыгы Альберт Хуҗин, халык язучысы Фоат Садриев та килде. Алар балаларга милләтне саклауда язучыларның тоткан урыны, кулга каләм алып, әдәби образлар аша халыкка фикер җиткерүнең ни дәрәҗәдә җаваплы хезмәт икәнен төшендерде.
Бәйгенең зона этабында катнашкан һәр укучыга сертификатлар бирелде. Җиңүчеләр 23 апрель көнне Казан шәһәрендә узачак финал этабына бүләкләү тантанасына чакырылачак.
Гөлназ Җәлилова фоторепортаж
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
                                                
                        
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                                        
        
            
Нет комментариев