Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Яшүсмерләргә ярдәм итүче

Социаль педагог укучыларның үзенчәлекләрен өйрәнә.

Мәктәпләрдә социаль педагоглар 2000 елларда барлыкка килде. Социаль педагог – мәгариф учреждениеләрендә балалар һәм ата-аналар, яшьләр төркемнәре, берләшмәләре белән эшләүче белгеч, гаилә һәм балага белем бирүче учреждение арасында үзара хезмәттәшлекне тәэмин итүче.

Белем бирү учреждениесе мәгариф идарәсе, социаль яклау хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе, тәртип саклау органнары, укытучылар һәм ата-аналар белән хезмәттәшлек итә. Социаль педагог штаты район үзәгендәге өч мәктәптә генә бар. Авылларда бу эшне тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары башкара.

Социаль педагог мәктәп укучыларының психологик һәм яшь үзенчәлекләрен, балаларны, аларның гаиләләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Уку елы башында һәр балага социаль паспорт тутырыла. Класс җитәкчесе белән берлектә аз керемле, күп балалы, тулы булмаган (әти яки әни белән генә), имин булмаган гаиләләрдә яшәүче, опекага алынган, бала яки аның әти-әнисе инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче һ.б категорияләргә караган яшүсмерләр турында мәгълүмат туплана. 

2022 елның сентябреннән “Гомуми һәм һөнәри белем бирү оешмаларында балигъ булмаганнарның аерым категорияләрен исәпкә алу турында” нигезләмә гамәлгә кергән. Нигезләмә нигезендә балалар өч зонага бүленә. Югары куркыныч зонага профилактик исәптә торучы балалар, девиант тәртип билгеләре булганнар, җәмгыятькә каршы берләшмәләрдә торучылар, җинаять-башкару системасы учреждениеләреннән азат ителгәннәр керә. Сары зонага дәрескә йөрмәүче, даими рәвештә дәрес калдыручы балалар, социаль куркыныч хәлдәгеләр – караучысыз калган һәм теләнеп йөрүчеләр, гражданлыгы булмаганнар яки качаклар гаиләсендә яшәүчеләр, әти-әнисе беркайда да эшләмәүче балалар, гаиләдән качып китүчеләр карый. Яшел (уртача куркыныч) зонага төрле фәннәрдән өлгермәүчеләр, үги әти-әни белән яшәүчеләр, аз керемле гаиләдә тәрбияләнүчеләр, опекадагы ятимнәр, дәүләт учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, тәрбиягә алынган гаиләдә яшәүче балалар кертелә.

Мәктәпнең профилактик исәбендә торучы һәр бала шушы категорияләрнең берсенә карый. Уку елы башында ук мәктәпләрдә база ясала һәм социаль педагог көн саен, балаларның дәрескә килмәвенең сәбәпләрен ачыклап, мәгариф идарәсенә җиткерә. Мәгариф идарәсе район буенча мәгълүматны берләштереп, республикадагы бердәм базага тапшыра.

Моннан тыш социаль педагог социаль яклау бүлегендә исәптә торучы социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләр белән дә эшли. Бу гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, укуда өлгерешләре әйбәт, тәртипле булсалар да, әти-әниләренең тәртипсез тормыш алып баруы сәбәпле күзәтү астында торалар. Алар өчен аерым база булдырылган. Атна саен исәптә торучы балаларның класста, мәктәптә оештырылган чараларда катнашуы, түгәрәкләргә йөрүе исәпкә алына һәм республикакүләм базага кертелә. Яшүсмер төрле сәбәпләр белән хокук саклау органнарына профилактик исәпкә куела икән, аның әти-әнисе социаль яктан куркыныч гаиләләр исәбенә кертелә. 

Социаль педагог мәктәптә психолог белән тыгыз элемтәдә эшли. Ниндидер конфликт килеп чыкканда, урлашу, сугышу, дәрес калдыру очракларында әти-әниләр мәктәпкә чакырыла. Психолог бала белән дә сөйләшә. Мондый сөйләшүләргә әти-әниләр дә уңай карый, чөнки мәсьәлә үз вакытында чишелсә, киләчәктә бу баланы зуррак проблемалардан саклап калырга ярдәм итәр, дигән өмет бар. Бу очракта эчкерсезлек һәм ышаныч кына балада психологик киртәне җиңәргә һәм педагог белән аралашырга ярдәм итә ала.

Белем бирү учреждениеләрендә профилактика советы да эшли. Аның составына мәктәп директоры, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, социаль педагог, педагог-психолог, класс җитәкчесе, фельдшер, әти-әниләр керә. Тәртипсезләнгән балаларны шушы составта тикшереп, тиешле чара күрәләр. Һәр җыелышның беркетмәсе теркәлә. 

Укучылар үзидарәсе актив эшләгән мәгариф оешмаларында профилактика отрядлары эшчәнлеге дә үз югарылыгында оештырыла. Укучылардан торган комиссия укучы формаларын тикшерә, уку әсбәпларын барлый. Яшьтәшләренең кисәтүе олы кешеләр сүзләренә караганда үтемлерәк тә тәэсир итә.

Бала гаиләдә үзен – бертөрле, мәктәптә, яшьтәшләре арасында икенче төрле тота. Әти-әнисенә ситауцияне үзе өчен уңайлы итеп тасвирлый. Шуңа әти-әниләр балаларына гына ышанып бетмичә, тәҗрибәле укытучыларның сүзләренә дә колак салсын иде. Бала – бәгырь җимеше. Әмма ул ялгыш юлга кереп китмәсен өчен мәктәп белән кулга-кул тотынып эшләргә кирәк. Социаль педагог балаларга, яшүсмерләргә һәм өлкәннәргә җәмгыятьтә үз урыннарын табарга, конфликтларны хәл итәргә, тормышта үз юлын табарга ярдәм итә. 

Фото – Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев