Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Яр Чаллы шәһәрендә «Ел укытучысы» конкурсы узды

Әлеге конкурста Мөслим укытучылары да катнашты

Кичә Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясендә үткәрелгән "Ел укытучысы" россиякүләм бәйгесендә региональ турның зона этабы уздырылды.

"Әлеге бәйгедә муниципаль этап җиңүчеләре - Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева һәм Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең география һәм инглиз теле укытучысы Адилә Гәрәева "Ачык дәрес" һәм "Педагогик әңгәмә" сынауларын үттеләр.

Мөгаллимнәребез мәртәбәле жюри алдында үз эшләренең чын осталары булуларын дәлилләделәр", - диелә район мәгариф идарәсеннән алынган хәбәрдә.

Фото - Ләйсән Бариеваның шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев