Яр Чаллы шәһәрендә баян, аккордеон һәм гармунда уйнаучыларның ачык республика фестиваль-конкурсы узды
Муса һәм Искәндәр Исмәгыйлевлар 2, 3 дәрәҗә лауреат исемен һәм истәлекле бүләкләр алдылар
22 мартта Яр Чаллы шәһәрендә музыкант һәм композитор Максат Гомәров призына баян, аккордеон һәм гармунда уйнаучыларның ачык республика фестиваль-конкурсы узды. Конкурсның жюри составында Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, ТР атказанган артисты Фәйзуллин Абүзәр Әнвәр улы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, башкаручы Гомәров Максат Илһам улы һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, 3нче мәктәп укытучысы Анисимов Михаил Александровичлар иде. Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең 8 класс укучысы Муса Исмәгыйлев (укытучысы Радик Газизов) һәм 2 класс укытучысы Искәндәр Исмәгыйлев (укытучысы Раилә Әхмәтгалиева) конкурста уңышлы чыгыш ясап, 2, 3 дәрәҗә лауреат исемен һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Фото – Мөслим сәнгать мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев