Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Яңа уку елы җитә

Махсус комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде

Комиссия берничә юнәлешкә игътибар бирә. Мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында балалар һәм педагоглар өчен уңайлы мохит һәм имин шартлар тудыру – төп бурычларның берсе. Тәрбия һәм укыту буенча планнар, санитария-гигиена таләпләренең үтәлеше, электр һәм газ җайланмаларының төзеклеге, биналарның җылылык, су һәм сигнал бирү җиһазлары белән тәэмин ителеше дә комиссия игътибарыннан читтә калмый.

Яңа уку елына әзерлек
Яңа уку елына әзерлек 

– Район Башкарма комитетының “Гомуми белем бирү учреждениеләренең 2026-2027 уку елына әзерлеге турында”гы карары нигезендә ике көн дәвамында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында махсус комиссия эшләде. 19 мәктәптә, 11 балалар бакчасында, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Түбән Табын интернат-мәктәбендә булдык. Мәгариф учреждениеләренең террорга каршы чаралар белән тәэмин ителүенә, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә, котельныйларның ягулык сезонына әзерлегенә зур игътибар бирелә, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расил Фәттахов.

– Быел иң зур төзелеш һәм ремонт эшләре Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә булды. Биредә яңа бина төзелә, мәктәпнең азык-төлек блогында төзекләндерү эшләре үткәрелде. Ремонт Татарстан Республикасында нәтиҗәле эшләүче “Мәктәпләрнең азык-төлек блокларын ремонтлау” программасы нигезендә башкарылса, яңа җиһазлар белән тәэмин итү федераль программа ярдәмендә алып барылды. Яңа уку елын яхшы әзерлек белән каршы алучылар да, берникадәр җитешсезлекләре булган мәктәп-бакчалар да бар. Без, үз чиратыбызда, әлеге җитешсезлекләрне төзәтү буенча фикер-тәкъдимнәребезне җиткердек.

Район мәгариф идарәсе вәкилләреннән, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләреннән торган комиссияне мәгариф идарәсе методисты Нурания Шәймәрданова җитәкли.

– Яңа уку елына әзерлекне бәяләгәндә, уку кабинетларының әзерлеген, учреждениенең зәвык белән бизәлешен, чисталыгын, ашханә һәм китапханә торышын, укыту-тәрбия эшләре буенча планнарның әзерлеген карыйбыз. 10 критерий буенча билгеләр куела. Мәктәп территориясенең бизәлеше, мәктәп яны участокларының торышы һәм чисталыгы да игътибарга алына. Мәктәп ул – авылның көзгесе, шуңа мәгариф учреждениесе капка төбеннән үк һәркемгә үрнәк булып, биредә укыту һәм тәрбия эшләренең сыйфатлы алып барылуын исбатларга бурычлы, – ди Нурания ханым.

Быел иң күләмле ремонт эшләре үткән һәм яңа бина төзү бәхете елмайган Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева яңа уку елын дулкынланып көтә.

Төзекләндерелгәннән соң мәктәпнең азык-төлек блогы

– Быел без зарыгып көткән күпфункцияле үзәк кулланылышка тапшырыла. Биредә актлар залы, китапханә һәм уку залы, костюмнар саклау бүлмәсе булачак. Укучыларга да, укытучыларга да яңа мөмкинлекләр булачагына шигебез юк. Ашханәбездә капиталь ремонт үтте, стеналар, түшәм һәм идән яңартылды, яңа җиһазлар кайтты. Бу ашханәбездә ризыкны тагын да сыйфатлырак итеп әзерләргә ярдәм итәчәк, – ди ул.

Мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының төзеклеген һәм эшчәнлеген район җитәкчелеге игътибар үзәгендә тота. Мәгариф учреждениеләрендә ел саен ремонт башкарыла, яңа җиһазлар кайта. Иң мөһиме: балалар, мөмкинлекләрдән дөрес файдаланып, сыйфатлы белем алсын һәм ышанычлы дәвамчыларыбыз булсын!

Фәридә Гайнетдинова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев