Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә озын нард уены буенча мәктәп Кубогына ярышлар узды

Җиңүчеләр район ярышларында Мөслим лицее һәм Мөслим гимназиясе укучыларына каршы уйнаячак

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 2012–2016 елларда туган укучылары арасында нард ярышлары узды.

Турнир йомгаклары буенча:
1 урында — Кәрим Шәймарданов
2 урында — Динә Мортазина
3 урында — Данияр Хуҗагалиев

Җиңүчеләр район ярышларында Мөслим лицее һәм Мөслим гимназиясе укучыларына каршы уйнаячак.

Нард уены — кызыклы гына түгел, ә файдалы да: ул логика, стратегик фикерләү, игътибар һәм үз-үзеңне контрольдә тоту сәләтен үстерә. Бу уен балаларда хәрәкәтләрне алдан күрә белергә, дөрес карар кабул итәргә һәм көндәшкә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Нард балалар һәм өлкәннәр өчен иң яхшы интеллектуаль уеннарның берсе санала.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

Фотолар һәм видео - "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев