Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе “Имин мәктәп” республика бәйгесендә җиңү яулады
Әлеге бүләккә ел саен республиканың иң яхшы әзерлекле 10 мәктәбе генә лаек була
Кичә Бөгелмә шәһәрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең социаль педагогы Лилия Хуҗагалиева да бар. Мәктәп 40 мең сум күләмендә акчалата сертификатка лаек булды.
“Имин мәктәп” республика конкурсы ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гомуми һәм өстәмә белем бирү, Татарстандагы һөнәри белем бирү оешмаларында имин белем бирү мохитен булдыруга өлеш кертү, уку йортларында социаль яктан тискәре күренешләрне кисәтү буенча нәтиҗәле программаларны гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә.
– Безнең мәктәптә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләрне булдырмау, укучылар өчен уңай мохит тудыру өчен бик күп эшләр башкарыла. Укучылар “Сәламәт бул!”, “Наркотикларга – юк!”, “Сәламәтлек сагында”, “Яхшы һәм яман гадәтләр” профилактик һәм белем бирү программаларында катнашалар. Сәламәт яшәү рәвеше, тәмәке тарту куркынычы, яшьләр өчен наркомания һәм психоактив матдәләрнең зыяны турында дәресләр үткәрелә. Профилактика төркемнәре, “SMS (смс) балалар” һәм “Яшь армиячеләр” хәрәкәтләре нәтиҗәле эшли, – ди мәктәп директоры Гөлшат Галиева.
Начар гадәтләрне кисәтүдә иң нәтиҗәле чараларның берсе – балаларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Бу өлкәдә дә мәктәптә күптөрле чаралар оештырыла.
– “Начар гадәтләргә альтернатива буларак спорт” кампаниясе кысаларында төрле сыйныф укучылары катнашында волейбол, баскетбол һәм футбол ярышлары, күңелле узышлар һәм сәламәтлек көннәре оештырабыз. Ел саен Бөтенроссия сәламәтлек аенда һәм “Милләтләр кроссы”нда катнашабыз. Рәсем конкурслары һәм сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алышулар үткәрәбез, – ди социаль педагог Лилия Хуҗагалиева.
Фото - район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев