Геннадий Онищенко 1 сентябрьне ял көне итү идеясен тәнкыйтьләде
Мәгариф

Геннадий Онищенко 1 сентябрьне ял көне итү идеясен тәнкыйтьләде

Академик билгеләп үткәнчә, өлкән балаларны ата-аналар мәктәпкә сирәгрәк озата

1 сентябрьне ял көне итүнең мәгънәсе юк, чөнки гадәттә бу көнне ата-аналар беренче сыйныф укучыларын гына мәктәпкә озаталар. Мондый фикерне ТАСС белән әңгәмәдә эпидемиолог, Россия Фәннәр академиясе академигы һәм Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко белдерде.

Аның сүзләренә караганда, ел саен беренче сыйныфларга 1 миллионга якын бала бара. Шул ук вакытта рәсми статистика күрсәткәнчә, Россиядә ел саен 1,2 миллионга якын бала туа.

Беренче сыйныф укучыларының күбесен мәктәпкә әниләре, шулай ук гадәттә инде эшләми торган әби һәм бабайлары озата. Шуңа күрә, Онищенко фикеренчә, бөтен ил өчен өстәмә ял көне булдырырга кирәкми.

Академик билгеләп үткәнчә, өлкән балаларны ата-аналар мәктәпкә сирәгрәк озата. Аның сүзләренчә, якынча җиденче-сигезенче сыйныфтан башлап укучылар инде ата-аналарының озатуыннан оялырга мөмкин. Студентларны шулай ук гадәттә беркем дә укырга озатмый.

Элегрәк Дәүләт Думасы депутатлары 1 сентябрьне, Белем көнен, дәүләт бәйрәме итәргә тәкъдим итүче закон проектын хөкүмәткә юллаган иде.

Чыганак, фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев