Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәгариф

Быел районыбызның 6 мәктәбен 77 укучы тәмамлады

Алар кичә «Кояшлы Ык» ял паркының Кече амфитеатрында чыгарылыш кичәсе үткәрде

Укуда аеруча зур унышларга ирешкән өчен урта гомуми белем бирү турында аерым үрнәктәге аттестат һәм алтын медаль белән 14 райондашыбыз бүләкләнде. Тагын 13 укучыга көмеш медаль тапшырылды.

Егет-кызларны район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерде. Традиция буенча, чыгарылыш сыйныф укучылары тамашачыларга юмор катыш кызыклы чыгышларын бүләк иттеләр.

Егет-кызлар Марат Яруллин башкаруындагы җырга гомуми вальс әйләнделәр. Аның бәйрәмгә кунак булып килүе һәм җырлар бүләк итүе барлык тамашачы өчен сюрприз булды.

 

Гөлназ Җәлилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев