“Асылташ”ның тагын бер җиңүе
Мөслим урта мәктәбенең “Асылташ” балалар театр коллективы II республикакүләм мәктәп театрлары фестивалендә гран-при алды
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар театрларын үстерүгә зур игътибар бирә. Туган телебезне камил белүне, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйган “Театр яктылыка илтә” проекты районыбызда дүртенче ел эшли. Мөслим урта мәктәбендә эшләүче “Асылташ” балалар театры күпләр өчен үрнәк булып тора. Театр коллективы җитәкчесе – Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директорының милли тәрбия эшләре буенча урынбасары Синара Яббарова. “Театр җене кагылган” талантлы шәхес ул, кайда гына эшләсә дә, һәркемдә сәнгатькә мәхәббәт уята.
– Милли юнәлештә эшләүче, Г. Тукай исемен йөртүче мәктәпкә эшкә килгәндә үк балалар театр коллективы оештыру ниятем бар иде. Беренче елны коллективка 5-6 сыйныф укучыларын җыйдым. Алар белән Радик Фәизовның “Саодака” әсәрен сәхнәләштердек. Шушы әсәр белән К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үткәргән “Мәктәп һәм гаилә театрлары” фестивалендә катнашып җиңүгә ирештек. Чыгышыбыз укучыларда да, әти-әниләрдә дә зур кызыксыну уятты, – ди Синара ханым.
2025 елда Синара Яббарова 8 “А” сыйныфы җитәкчесе итеп билгеләнә. Синара ханым балалар белән К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек әзерләргә була. Анда сыйныфтагы 27 баланың барысы да катнаша. К. Тинчурин театры үткәргән фестивальдә алар “Иң яхшы ансамбль” номинациясендә бүләккә лаек була.
Республика күләмендә узучы “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең зона турында асылташлылар – 35 мең сумлык, финалда, республика күләмендә икенче урынны алып, 75 мең сумлык бүләккә ия була. “Асылташ” балалар театры – “Без бергә!” республика фестиваленең дә җиңүчесе! Фестивальдә беренче урын алган театр 500 мең сумлык грантка лаек була. Шушы акчага театр коллективына яңа костюмнар тектерәләр, декорацияләр ясаталар, музыкаль үзәк һәм принтер алалар.
24-26 мартта укучылар Роберт Шәймәрдәнов исемендәге II республикакүләм мәктәп театрлары фестивалендә катнашты. С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үткәргән фестивальнең сайлап алу турына 40тан артык эш – спектакльләрнең видеоязмасы килгән. Жюри тарафыннан иң яхшы дип табылган 9 балалар театры фестивальгә чакыру алган. “Асылташ” театр коллективы фестивальдә Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән өзек күрсәтте һәм гран-прига лаек булды.
– Фестивальдә җиңүче булырбыз, дип уйламаган идем. Минзәләдә безне бик җылы каршы алдылар. Балаларның чыгышын бик ошаттылар. Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы Рәзинә Муллина соклануын белдерде. Мин әсәрнең кайбер урыннарын кыскарттым, яңа сүзләр өстәдем, каз өмәсе өлешен кертеп, музыкаль бизәлешен яңарттым. Әсәрне сәхнәгә чыгарганда, режиссер алымнарын нәтиҗәле кулланырга кирәк. Фестивальдә коллективыбызга диплом, Роберт Шәймәрдановның тормыш иптәше Гөлфәния ханым әзерләгән бүләкләр һәм 25 мең сумлык сертификат тапшырылды, – ди Синара Яббарова.
Асылташлылар әлеге спектакльне иң элек мәктәптә тәкъдим итәләр. Әти-әниләренә дә күрсәтәләр. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та укучыларның чыгышларына югары бәя бирә.
– Шөкер, сәхнәне яратучы, үзара дус һәм бик көчле төркем тупланды. Кызганыч, быел укучыларым 9 сыйныфны тәмамлый һәм күбесе укуын техникум-училищеларда дәвам итәргә тели. Киләсе елга яңа төркем җыю теләгем бар. 5-6 сыйныф укучылары театрда уйнарга теләк белдерә. Бәләкәйләрдән һәм зурлардан торган ике төркем белән эшләү ниятем дә юк түгел. Иң зур куанычыбыз: мәктәбебез өчен барлык шартлары булган актлар залы төзелә башлады. Димәк, яңа әсәрләр сәхнәләштерер өчен мөмкинлекләр булачак. Мөмкинлекләр булганда, уңышларыбыз да зурдан булыр! – ди Синара Яббарова.
Фото – С.Яббарованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев