«Артек»ка 100 яшь тула!
Мөслим лицеенда узган «Мөһим темалар турында сөйләшү» дәресе «Артек» лагерының 100 еллыгына багышланган иде
Сыйныф сәгатенә Татарстанның атказанган укытучысы, «Артек»та вожатый булып эшләгән Светлана Әнәс кызы Иванова чакырылды. Светлана Иванова балаларга «Артек», Кырымның табигате турында, шулай ук лагерьдагы дуслык атмосферасы хакында сөйләде.
«Артек» — балалар өчен иң яхшы истәлекләр, яңа дуслар һәм серле очрашулар урыны. Светлана Иванованың сөйләгән мисаллары, истәлекләре балаларга лагерьның матурлыгын һәм аның матур традицияләрен күзалларга ярдәм итте. Мондый очрашулар балаларның күзаллавын киңәйтергә ярдәм итә, аларны яңа танышуларга һәм кызыклы очрашуларга чакыра.
Фото – Мөслим лицее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев