Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Җәмигъ мәчетендә «Вакыт байлыгы» дип исемләнгән очрашу үтте

Дәрес яңартылган,заманча җиһазлар белән баетылган музей бүлмәсендә барды.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Җәмигъ мәчетендә "Вакыт байлыгы" дип исемләнгән очрашуда булдылар."Илүсә Исламова балаларга бик үзенчәлекле итеп вакытның кадерен, аның никадәр кыйммәтле икәнлеген аңлатты. Дәрес яңартылган,заманча җиһазлар белән баетылган музей бүлмәсендә барды. Укучылар ерак әбиләребез киеп йөргән чын татар күлмәген дә, төрле милләт халыкларының баш киемнәрен дә кызыксынып карады. Музейга истәлеккә бүләк ителгән Фоат абый Садриевның кул машинкасы балаларда зур кызыксыну уятты. Яраткан язучының үз әсәрләрен бик озак еллар шул машинкада бастырганлыгы турында шаккатып тыңлап утырдылар. "Нур" мәчете имамы Салават хәзрәтнең сөйләвен дә балалар бик ошатты. Алар үз исемнәренең мәгънәсен белделәр, гарәпчә язылышын күрделәр. Бүлмәдән чыкмыйча гына, экраннан "Нур" мәчетенә, Баланлы авылы мәчетенә сәяхәт кылдылар. Вакытны юкка сарыф итмәскә өйрәткән дәрес эзсез калмас, дип ышанасы килә", - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.

Фотолар - Мөслим урта мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев