Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Алдынгылар хәрәкәтенең «Лицей, Алга!» Мөслим лицее башлангыч бүлекчәсе активистлары балалар бакчасында булдылар

Алар нәни дусларга мавыктыргыч чара үткәрделәр

Алдынгылар хәрәкәтенең "Лицей, Алга!" Мөслим лицее башлангыч бүлекчәсе активистлары Сания Җәлилова, Амилә Баһауова һәм Нурислам Мотыйгуллин директор киңәшчесе Ксения Нәбиева белән берлектә "Карлыгач" балалар бакчасында мавыктыргыч чара үткәргәннәр.

"Кечкенә дусларыбыз Әниләр көне барлыкка килү тарихы белән таныштылар, яраткан әниләре турында кызыклы табышмаклар чишеп карадылар!

Россия Федерациясе Дәүләт гербы көне алдыннан Нурислам балаларга дәүләт гербы һәм флагы турында сөйләде, флагтагы һәр төс һәм элементның мәгънәсен аңлатты. Без бергәләп Россия триколорын буядык, бу процессны шатлык һәм күңелле мизгелләр белән тулыландырдык.

Балалар очрашудан бик канәгать калды, күп кенә уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр алдылар!" - дип хәбәр итәләр Мөслим лицееннан.

Фотолар - Мөслим лицееннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев