27 декабрьдә «Ел укучысы» район конкурсының зональ этабы үтте
Мәгариф

27 декабрьдә «Ел укучысы» район конкурсының зональ этабы үтте

Чара дүртенче сыйныф укучылары арасында уздырылды

27 декабрь көнне Мөслим лицее базасында районның 4 гомуми белем бирү учреждениесеннән 8 укучы катнашкан «Ел укучысы» муниципаль конкурсының зональ этабы узды.

Чара дүртенче сыйныф укучылары арасында уздырылды. Барлык катнашучылар үзләренең укый-яза белү, сөйләм телен куллану осталыкларын һәм иҗатчанлык сәләтләрен күрсәттеләр.

Конкурс жюри карары буенча, Мөслим лицее укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтеп, призлы урыннарны яуладылар:

  • 4А сыйныфы укучылары: Хазиева Сафия, Шәйхетдинова Айсылу, Муллагалиева Илвина (укытучысы – Зиязова Алсу ).

  • 4Б сыйныфы укучысы: Бухарин Рамазан (укытучысы – Шайдуллина Алия).

Фото – Мөслим лицееннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев