Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

26 нчы ноябрьдә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе халыклары телләрендә укучыларның тикшеренү конференциясе булып узды

Укучыларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ Гайнетдинова, Гөлчәчәк Даутова, Чулпан Ситдыйкова, Венера Шаева әзерләде

 

26 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Россия Федерациясе халыклары телләрендә укучыларның фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды. Әлеге чараның "Татар филологиясе" секциясендә Мөслим районы укучылары да, уңышлы чыгыш ясап, зур җиңүгә ирештеләр. Мөслим урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ислам Нуруллин - призер, 11 сыйныф укучысы Зәринә Нуретдинова һәм Мөслим лицееның 9 сыйныф укучылары Нурислам Мотыйгуллин, Солтан Әхмәдиев лауреат булдылар.

Укучыларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ Гайнетдинова, Гөлчәчәк Даутова, Чулпан Ситдыйкова, Венера Шаева әзерләде.

Фото – Мөслим урта мәктәбеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев