Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Таныш булыгыз!

Җылы сүзен жәлләми

Венера Ишинбаева кебекләр турында дарулар белән генә түгел, җылы сүзе, киңәшләре белән дә хәл кертә, диләр

Район хастанәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Венера Ишинбаева биредә 1999 елның ноябреннән бирле хезмәт куя. Авырулардан аның турында җылы фикерләр генә ишетелә. Венера Ишинбаева кебекләр турында дарулар белән генә түгел, җылы сүзе, киңәшләре белән дә хәл кертә, диләр.

– Ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерларына чакыру белән ерак авылларга чыгып китәргә, авыруны шәһәр хастаханәсенә озата барырга туры килә. В. Ишинбаева җылы сүзен, ачык йөзен жәлләми. Үз эшенең остасы булып, һәр авыруга дәвасын белеп, кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Аңа сәләмәтлеккә бәйле бөтен серләрне дә курыкмыйча чишәргә була, – ди район хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина.

Венера апа – Усаклык авылы кызы. Мари Бүләр мәктәбен тәмамлагач, Бөгелмә медицина училищесында фельдшер белгечлеген ала.

– Әтиемнең үгет-нәсыйхәтен истә тотып, медицина юнәлешен сайладым. Без гаиләдә биш бала үстек. Әти мәрхүм: “Берәрегез булса да медик булыгыз әле, балалар! Картайган көнебездә җаныбыз тыныч булыр, авырып китсәк, безне дәвалар идегез”, – диде. Әтинең киңәшен тоттым. Әтинең сәламәтлеген кайгыртып, кирәк вакытта даруын билгеләдем, “укол”ын кададым, система куйдым, нәкъ әти теләгәнчә, кадерле кешемнең ак халатлы фәрештәсе булдым. Бүген дә әтинең алтын киңәш бирүенә сөенеп яшим. Ярый әле, шушы һөнәрне сайлаганмын! Тормыш иптәшем Радик белән өч малай үстердек. Алар авырып китсә дә, тиз генә чарасын күрәм. 3 яшьлек оныгыбыз чирләп китсә, укол кадаганда, әллә нинди хәйләләр уйлап табарга туры килә, – ди Венера Ишинбаева.

Венера хезмәт юлын 1996 елда Иске Вәрәш фельдшер-акушерлык пунктында башлый. Аннан район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә, инфекция, неврология, терапия бүлекләрендә шәфкать туташы булып эшли.

– Район үзәк хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Альфира Шәфыйкова: “Ашыгыч ярдәм бүлегенә фельдшер кирәк”, – дигәч, 1999 елда бирегә күчтем. 30 елга якын фельдшер вазыйфаларын башкарам. Эштә төрле хәлләр була. 27 ел эшләү дәверендә кайбер райондашларның авыру тарихын биш бармагым кебек беләм төсле, медицина картасы да кирәк түгел. Эшли башлаган мәлдә чакыру буенча Югары Табынга барырга туры килде. Көмәнле хатын-кызның тулгагы бетеп, бәбиләр вакыты җиткән иде. Өйдә генә бәбиләтергә туры килде. Ул балага хәзер 30 яшь туладыр инде, – ди Венера апа.

Бик күпләргә Венера Ишинбаева гаилә докторы кебек. Бер яшь әнинең: “Балаларым туганнан бирле аның күзәтүе астында үсә”, – дип әйткәне истә калган. Баланың температурасы күтәрелсә дә, өлкәннәр авырып китсә дә, ашыгыч ярдәм чакыртабыз. Венера апа сменасында шалтырату-чакырулар еш була. Тырыш хезмәте өчен ул район башлыгының Рәхмәт хатына да лаек булган.

Фото – Лилия Шәймиева, Венера Ишинбаеваның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев