Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыгыз!

Таныш булыйк!

Дания Сөләйманова – Чүпрәле районы кызы. Кечкенәдән ак халат кияргә, кешеләргә ярдәм итәргә хыялланган кызның медицина юлын сайлавыла аңлашыла.

Урамда егылып тезен яисә беләген канаткан балаларга кечкенәдән ярдәмгә ашыккан Дания. Күрше-тирә кызны “тәмле телле, йомшак куллы фәрештә” дип йөрткән. 1982 елда Буа медицина училищесын тәмамлый һәм хезмәт юлын республика клиник хастаханәсенең хирургия бүлегендә башлый ул. Укыганда Мөслим егете Рәис белән таныша һәм 1989 елда Дания районыбызга килен булып төшә. 
1992 елдан бирле Дания апа УЗИ кабинеты шәфкать туташы булып эшли.
– Мөслимдә эшли башлавыма 32 ел вакыт үткән. УЗИ үтәргә бик күп кеше килә, нинди дә булса авыру ачыкланганнары борчыла. Күңелсезләнеп чыгып китүчеләрне күреп йөрәк өзгәләнә. Ярдәм итәсе, булышасы, хәлләрен җиңеләйтәсе килә. Ихластан әйтелгән җылы сүз кешегә өмете бирә, – ди Дания Сөләйманова.
Дания апа, өстәмә белем алып, хиджама да ясый башлаган. Медицина өлкәсендә белемен үстерү, һөнәре буенча яңалыклардан хәбәрдар булу максатында райондашыбыз медицина буенча бик күп газета-журналлар да алдыра.
Тырыш хезмәте өчен Дания Сөләйманова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, район башлыгының күпсанлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
 

Дания Сөләйманова./ Фото – Д.Сөләйманованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев