Таныш булыйк!
Эльвира Харитонова – Иске Карамалы авылы кызы. Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, Әлмәт шәһәренең медицина училищесына документларын тапшыра.
Кечкенәдән шәфкать туташы булырга, башкаларга ярдәм итәргә хыялланган кыз тирә-юньдәгеләргә кирәкле булып яшәргә тели.
1992 елда Эльвира район хастаханәсенең хирургия бүлегенә эшкә кайта. Яшь белгеч коллективта бик тиз үз кешегә әйләнә. Бүлекнең өлкән шәфкать туташы Сәкинә Нәҗмиева “эшлим” дип торган, карусыз, тырыш кызның остазы була. Эльвира бүген үзе өлкән шәфкать туташы вазыйфаларын башкара.
– Безнең нәселдә медицина юлыннан китүчеләр булмаса да, мин шушы юнәлешны сайладым. Иптәш кызлар белән дә “табиб” булып уйный идек. Саламның башактан калган өлешеннән укол, шприцлар ясап, курчакларны “дәвалый” идек. Үземне башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмыйм. Шәфкать туташы булыр өчен башкалар хәсрәтенә битараф булмаска, олы җанлы булырга кирәк, дип саныйм, – ди Эльвира.
– Эльвирага лидерлык сыйфатлары хас. Ярдәмчел, игелекле, вазыйфаларын намус белән башкара, эше өчен янып яши. Кул астындагы шәфкать туташларына да тел-теш тидерми, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.
Эльвира тормыш иптәше Вячеслав белән ике бала үстерәләр. “Эштә авыр вакытлар да була, гаиләм һәрвакыт – минем таянычым”, – ди райондашы
Лилия Шәймиева
Фото – Э. Харитонованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев