Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Таныш булыгыз!

Раушания Сафина: 36 ел Елгабаш авылында фельдшер хезмәтен башкара

Тырыш хезмәте өчен райондашыбыз “Татарстан Республикасының мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән

Елгабаш авылы фельшеры Раушания Сафинаны авыл халкы җылы сүзе, якты йөзе өчен хөрмәт итә. Тумышы белән Актаныш районының Иске Җияш авылы кызы булган Раушания ханымны елгабашлылар бик хөрмәт итә.

– 10 сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә медицина училищесына укырга кердем. “Дәвалау эше” факультетында фельдшер һөнәрен үзләштердем. Бүленеш буенча Мөслим районына эшкә килдем. 36 ел Елгабаш авылында фельдшер хезмәтен башкарам. Авыл халкы – туганнарым кебек: олысы да, кечесе дә таныш. Мин эшкә килгәндә тәпи дә китмәгән балалар хәзер үзләре әти-әни булды. Сайлаган һөнәрем күңелемә – тынычлык, җанга дәва бирә. Яраткан эш авыр булмый, диләр, хактан да шулай, – ди Раушания апа.

Раушания апа Елгабаш авыл егетенә кияүгә чыга. Хәләле Марат белән бер кыз, бер ул үстерәләр.

– Медицина юлын сайлавым очраклы түгел. Кечкенә вакытта бик каты чирләдем, шул вакытта ук кешеләрне дәвалау, авыртуларын җиңеләйтү теләге туды. Аллаһ ярдәмен тоеп укыдым, эшкә урнаштым. Күңел сайлаган һөнәр шушы буладыр инде. Әти-әнием уңышларыма сөенеп гомер кичерде. Әнкәйнең: “Кызым, җәйге ялың кайчан? “Ремонтланырга” киләм, кан басымымны син генә җайлый аласың”, – дип әйткән сүзләре бүген дә колакта яңгырап тора. Әти-әнием гади хезмәт ияләре булды, мине дә үзләре үрнәгендә ярдәмчел, миһербанлы итеп тәрбияләделәр, рәхмәтем чиксез аларга! – ди Раушания апа.

Раушания Сафинаның кызы да медицина юлын сайлаган. Әлмәт медицина көллиятен тәмамлап, стоматология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли ул.

Тырыш хезмәте өчен райондашыбыз “Татарстан Республикасының мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев