Минем ак халат киясем, кешеләргә ярдәм итәсем килде!
Рәфкыя Әхмәдиева район хастаханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Тумышы белән ул – Исәнсеф авылы кызы. Ак халатлы һөнәр иясен сайлау теләгенә иптәш кызы сәбәпче була.
– Актаныш кызы Рәвия белән бергә тулай торакта яшәдек. Бөтен уй – Бөгелмәгә бару, педагогия юнәлешендә укуымны дәвам итү. Ләкин язмыш башкача хәл итте. Рәвия Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә, нейрохирургия бүлегендә хезмәт куя иде. Аңа ияреп, көн дә эштән соң хастаханәгә юл тотам. Шуны аңлап алдым: минем ак халат киясем, кешеләргә ярдәм итәсем килә! 1989 елда Минзәлә медицина училищесына документларымны тапшырдым, – дип искә ала бүген Рәфкыя апа.
Практиканы кыз Мөслим районы хастахәсендә үтә. Терапия бүлегендә Рәшидә Садриева, үлекле хирургия бүлегендә Сәкинә Нәҗметдинова кул астында узган практика вакытларын бүген дә онытмый райондашыбыз.
Фото – Р. Әхмәдиеваның шәхси архивыннан.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 21 февраль саныннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев