Хайваннар дөньясы – үзәктә
Татарстанда кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру буенча акция старт алды
Бу акциядә Әмәкәй, Олы Чакмак мәктәпләре укучылары да актив катнашты.
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты республиканың аучылык җирләрендә кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыруга һәм аларны тукландыруга юнәлдерелгән акцияне ел да шушы вакытта үткәрә.
– Табигатьтә һәм кеше тормышында кыргый хайваннарның роле, шулай ук елның салкын вакытында аларны тукландыру кирәклеге турында укучылар кече яшьтән хәбәрдар булырга тиеш. Акциядә мәктәп укучылары гына түгел, теләгән һәркем катнаша ала. Укучылар өчен мәктәпләрдә “Урманның хайваннар дөньясы” темасына дәресләр дә оештырылачак, – диде баш аучы Владимир Муринов.
Урманда җәнлекләргә ризык куяр алдыннан баш аучы укучыларга тематик дәрес үткәрде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 18 октябрь саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев