Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Табигать һәм без

Парклар маршы

Татарстан Республикасында Россиянең аеруча саклана торган табигый территорияләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән “Парклар маршы” халыкара акциясе бара

Быел ул “Кече Ватаныбыз табигатен саклап калу һәм торгызу өчен!” девизы астында уза. Чара кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынны “Минем кече Ватаным табигате” темасына “Тыюлык табигате дөньясы” балалар сәнгать иҗаты конкурсында һәм “Без дөньяны чистартабыз” экологик десантлар конкурсында катнашырга чакыра. “Тыюлык табигате дөньясы”нда катнашучыларга Кече Ватан табигатен сурәтләргә, аның кыйммәтләре, аны саклау сәбәпләре һәм ысуллары турында уйланырга тәкъдим ителә. Ә экологик десантларга махсус сакланучы территорияләрне, парк һәм аллея территорияләрен, су объектларының яр буйларын, шулай ук башка табигый территорияләрне җыештыру һәм төзекләндерү, үсемлекләр һәм агачлар утырту, шулай ук ясалма оялар ясау һәм урнаштыру турында мәгълүмат бирергә кирәк.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев