Күп булсын, уйнап торсын!
Районда “Балык булсын!” экологик акциясе бара. Акциянең максаты – биологик су ресурсларын саклау һәм кышкы һәм язгы чорда кислород җитмәүгә бәйле балыклар үлемен булдырмау
Балыкларны кислород белән туендыру максатыннан, Рус Шуган авылының Шумбут күлендә аучылар ярдәмендә 250дән артык бәке ясалды. Бәкеләр катмасын өчен, аларга салам салып калдыралар. Әлеге чара су астында яшәүчеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә.
– “Балык булсын!” акциясе елгалар боздан арынганчы дәвам итәчәк. Су астында яшәүчеләр тормышын без җиңеләйтергә бурычлы! Камыш булмаган яр буйларын даими тикшереп торабыз. Быел да иртә яздан күпләп камыш орлыклары сибеп чыктык. Камыш үскән күлләрдә балыкларга кислород җитәрлек була, ди белгечләр. Боз асты видеокамерасы ярдәмендә су биоресурсларының торышына мониторинг үткәрелде. Заманча күзәтү җайланмаларын куллану проблемалы участокларны алдан ачыкларга ярдәм итә. Бу исә, балыклар кислородка туена алмыйча үлмәсен өчен, вакытында чаралар күрергә мөмкинлек бирә, – дип сөйләде ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.
Акваториянең тикшерелгән участокларында аучылар һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим бүлеге белгечләре су астында тереклек итүчеләрнең канәгатьләнерлек хәлдә һәм актив булуын билгеләгән.
– Республикада “Балык булсын!” экологик акциясе ел да үткәрелә. Бу – бик мөһим чара. Татарстанда балык тоту өчен 6 меңләп бәке борауланган. Сулыкларда боз катуны булдырмас өчен, бораулар гына түгел, ә суны кислород белән баету процедурасын үткәрүче аэраторлар да кулланыла. Коткару операцияләре 24 районда, шул исәптән Мөслимдә дә башкарылды, – ди ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рәшит Кирамов.
Районыбызда бу чара унынчы мәртәбә оештырылды. Балыкларга ярдәм итү өчен Бахшай, Иске Ык, Кара яр, Чүкчирек күлләрендә 250 бәке тишелеп, аларга камышлар тыгып куелды.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев