Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Яз иртә киләчәк

Еллар дәвамында табигатьтәге үзгәрешләрне теркәп баручылар шундый фикерне җиткерә.

Әмәкәй авылында яшәүче халык синоптигы Фирдәвес Гомәров күп еллар дәвамында табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтә һәм теркәп бара. 88 яшьлек Фирдәвес абый мондый кышның булган юк, ди. 

– 1969 елның кышы да карлы булды. Тик ул елны мондый көчле бураннар булмады, кар матур гына яуды. 1979 елның кышында Мөслимдә 52 градус суыклар булды. 2008 елның кышын “нык карлы булды” дип теркәп куганмын, – ди ул.

Райондашыбыз фикеренчә, быел март башында да кар явачак әле. Авыл халкы кар яуганга сөенә генә.

– Кар яуганга сөенергә кирәк: икмәк ява бит! Карның күп булуы бик әйбәт, димәк, туфрак дымга туенчак. Узган елгы корылыктан соң бу бик кирәк. Күпләр кар күп булгач, язгы ташу көчле булыр, дип уйлый. Куркырлык әйбер юк, минемчә. Яз иртә килсә дә, кар акрын гына эрер, гадәттән тыш хәлләр булмас, дип уйлыйм. Кара җирне күрмичә, кояш ныклап җылытмый. Җир ачылган саен көннәр дә ныграк җылытачак, – ди Фирдәвес абый.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 1 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев