Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Фитомодуль – яңа тренд

Гөлләр үстерүдә дә яңа юнәлешләр бар. Яңа төзелеш материаллары, уңайлы гаджетлар тәрәзә төбендә генә түгел, вертикаль өслектә дә төрледән-төрле гөлләр композициясе үстерергә мөмкинлек бирә.

Заманча мобиль һәм стационар фитомодульләр вертикаль яссылыкта урнашулары, җиңел булулары һәм бүлмәдә болай да җитеп бетмәгән горизонталь өслеккә экономия ясаулары белән гаҗәпләндерә. Гөлләр балчыкта түгел, субстратта үстерелә. Тере үсемлекләр тудырган микроклиматта һава тузаннан, зарарлы матдәләрдән чистарына. Гөлләрне сугаручы су парлары ярдәмендә фитомодуль тирәсендәге һава да дымлана. Мондый җирдә ял итү бик рәхәт! 

Фитомодульләрне теләге булган һәркем ясый ала. Әмма башлап гөл үстерүчеләргә вертикаль өслекне махсус җитештерүчеләрдән алырга тәкъдим итәбез. Аларга тамчылап су сибү җайланмасы көйләнгән була. 

Тәҗрибәле гөл үстерүчеләр үзләре дә шундый модульләр ясый ала. Урын сайлап, аңа конструкцияне беркетү җаен уйларга кирәк. Ул кояш нурлары туры төшмәслек урында булсын. 

Гөлназ Җәлилова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев