Этләргә дә чират җитте
Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү кертелде.
Әлеге карар ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде. Бу карар республикада хайваннар белән эш итү өлкәсендәге кануннарны камилләштерү һәм караучысыз, хуҗасыз этләрне киметү, аларны асрау буенча кагыйдәләрне тагын да көчәйтү максатында бер адым булып тора.
Быел этләрне теркәү барлык эт хуҗаларына да кагыла һәм мәҗбүри башкарыла. Хезмәттәге һәм күзләре начар күрүче инвалидларны озатып йөрүче этләр әлеге кагыйдәдән чыгарма булып тора.
Районда бу эшнең ничек башкарылуы, нинди чаралар күрелүе хакында ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов сөйләде.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 елның 17 гыйнвар саныннан укыгыз
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев