Чыпчыкларны санар чак
Табигать һәм без

Чыпчыкларны санар чак

Акция Россиянең 87 төбәгендә узды. Күзәтүчеләр гомумән алганда 322 мең чыпчык санаганнар

Биологик ресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитетында «Куаклардагы чыпчыклар» Бөтенроссия чыпчыкларны исәпкә алу нәтиҗәләре белән уртаклаштылар, аның барышында популяцияләр мониторингы һәм биологик төрлелекне саклау өчен кыр һәм йорт чыпчыклары саны турында актуаль мәгълүматлар җыелды.

Соры канатлы кошларны санау белән Татарстанда 401 кеше шөгыльләнгән, 6948 чыпчык теркәлгән. Акциядә катнашучылар кошларны фотога төшерделәр, GPS ярдәмендә координаталарны билгеләделәр һәм мәгълүматны проект сайтына тапшырдылар. Бөгелмә, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Казан, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Тәтеш районнары халкы иң актив булып чыкты.

 

Чыганак: Вечерняя Казань 

Фото: Татар-информ

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев