Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Аллаһ яфрагы – джинура

Кипр, Таиланд, Малайзия кебек илләрдә бик яратып үстерсәләр дә, джинура Россия бакчачылары һәм чәчәк үстерүчеләре өчен чагыштырмача яңа төрле үсемлек булып санала.

Күп гасырлар элек Африка континентында табылган джинура туган җирендә 1-3 метрга кадәр үсә. Сабагы итләч, кызгылт төстә, сусыл, яфраклары эллиптик яки ланцет формасында була. Көньяк-Көнчыгыш Азиядә аны төрле авырулардан дәва өчен кулланалар. Безнең климат шартларында аны, әлбәттә, гөл-чәчәк итеп үстерәләр. Җылытыла торган теплицада бер урында ел дәвамында үстереп була.

Джинура ботактан яхшы тамырлана. Тамыр чыгару өчен ике яфраклы ботак та җитә. Яфрактан да тамыр җибәрергә сәләтле. Рассадасын өйдә җитештереп, җәй айларында тышта – ачык грунтта үстерергә була. Кышка тагын өйгә алып керергә кирәк. Үрчетү өчен сак кына кисеп алган ботакны корневин эретмәсенә манып алыгыз һәм шундук балчыкка утыртыгыз.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 1 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев