Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Гомерлек сабак

Дустың үзеңнән яхшы булсын, диләр. Ләйсән бу фикернең асылына үз мисалында төшенде.

Мәктәптә иң яхшы укучылардан саналган Ләйсән укуын башкалада дәвам итәргә карар кылды. Укытучыларыннан “безгә алмаш үсә” дип үссендерү сүзләрен күп ишеткән кыз педагогия университетына укырга керде. Беренче-икенче курсларда бик теләп, үҗәтләнеп белем алды Ләйсән. Бәлки, мәктәп программасын яхшы үзләштерүе ярдәм иткәндер.

– Кызым, укулар ничек соң? Авыр түгелме, балам? Сагынасыңмы? Түзәрлекме? – дип сораша иде әнисе. Мондый сөйләшүләр әни белән бала арасында еш була иде. Әнисе белән сөйләшеп туя алмыйлар. Нәҗимә апа өчен төпчеге бик кадерле, ике апасына караганда якынрак иде шул. Тормыш иптәше Наил белән ике кыздан соң нәсел дәвамчысы туар дип көткәннәр иде дә, Аллаһы Тәгалә өченчегә дә кыз бирде. Көмәнле вакытта Нәҗимәдә яман шеш авыруы ачыкланды. Аналыкта шеш булуын табиб аңа турыдан-туры әйтте.

– Балагызны төшертергә кирәк булыр. Йөреп бетерә алмассыз, дип шикләнәм. Бала тапкан очракта да, нигә тагын бер сабыйны ятим итәргә? – диде табиб.

Наил абый хәләлен юатып: “Ни булса, шул булыр. Тырышып карыйк, Нәҗимә! Безнең мәхәббәт җимешен ничек күрәләтә харап итмәк кирәк?! Өч ай бит инде аңа! Инде җан кергән! – дип киңәш бирде.

Язның җылы бер иртәсендә дөньяга төпчек кызлары аваз салды. Иртән бар табигатьне сафландырып явып киткән ләйсән яңгыр кызга үз исемен бирде. Чираттагы тикшерү вакытында табиблар шаккатты, кабат-кабат тикшерү үткәрде.

– Кеше ышанмаслык хәл: сездә бер авыру да юк. Яман шешнең эзе дә калмаган. Котлыйм! – диде берничә ай элек “хөкем карары” чыгарган табиб.

– Ярый әле сезне тыңлап баланы төшертмәдем. Бу дөньяның матурлыгын икебез дә күрә алмас идек, – диде Нәҗимә.

– Була торган хәл. Могҗизалар була, димәк…

Лилия Шәймиева

Фото – Татар-информ архивыннан

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 17 май санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев