Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зур җиңү!

Иң акыллы, иң сәләтле егет-кызлар безнең җирлектә генә яшидер. Җиңү арты җиңү яулаган райондашларыбыз белән горурлану хисләренең чиге юк. Чиратта тагын зур җиңү: октябрь ахырында Румыниянең Констанца шәһәрендә узган армрестлинг буенча дөнья чемпионатыннан егетләребез медальләр белән кайтты. Моңа ничек сөенмисең инде?! Гимназиянең 9 класс укучылары Ислам Гайнуллин белән Илһам Бариевны, аларның тренер-укытучылары Ларис Бариевны мөслимлеләр универсаль спорт залы янында каршы алды.

– Май аенда узган Европа чемпионатында да бу кадәр үк дулкынланмаган идек. Җиңү, әлбәттә, җиңел бирелмәде. Көндәшләр дә көчле иде. Дөнья чемпионатында төрле илләрдән килгән 54 команда составында 1500дән артык спортчы көч сынашты. Юлга кузгалганда, җиңү теләге көчле булса да, хыялларның чынга ашарына ышанмадык. Илһам белән Ислам бу юлы да Мөслимебез данын гына түгел, Татарстан, Россия данын яклады. Алар белән чиксез горурланам. Һәр тренер өчен шәкертләренең җиңүе – зур дәрәҗә һәм олы сөенеч, – ди Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы Ларис Бариев.
Ислам Гайнуллин, дөнья чемпионатында көмеш һәм бронза медальләр алып, икенче урынны яуласа, Илһам Бариев ике бронза медаль белән өченче урынга лаек булган.
– Җиңүебездә тренерыбызның өлеше зур. Безне тырышлык һәм үҗәтлек белән әзерләве, күнекмәләргә өйрәтүе танылу китерде. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән, спорт дөньясын яраткан кешеләр аның кебек көчле рухлы буладыр ул. Иң мөһиме – ул безнең җиңүгә ышана һәм безне дә ышандыра белә. Ә ышаныч, өмет булганда тагын да тырышыбрак шөгыльләнәсең,– ди Ислам Гайнуллин.
Егетләрне классташлары, дуслары, әти-әниләре бүләкләр, чәчәкләр һәм чәкчәк белән каршы алды.
– Мөслимдә мондый хәлнең булганы юк иде әле. Дөнья чемпионатыннан берьюлы дүрт медаль белән кайту – зур мәртәбә. Америка, Германия спортчылары белән бер мәйданчыкта кул алыш әле син! Илләр гизеп, җиңүләр алып кайткан спортчыларыбыз белән бүген һәркем горурлана. Афәрин, егетләр! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сезгә! – диде районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.
Ислам белән Илһам әлеге спорт төре белән өченче ел шөгыльләнә. Алар өчен ял да, каникул да юк. Дөнья чемпионаты алдыннан күнегүләр тагын да арта.
– Дөнья беренчелегенә аеруча ныклап әзерләндек. Чөнки ярышларның башка төрле киңлекләрдә узасы билгеле иде. Америка, Азия һәм тагын бик күп зур илләрнең иң көчле спортчылары катнашты анда. Ләкин безнең максат бер генә иде – җиңү алып кайту. Бу ярышларда егәрлек кенә түгел, рухыбыз да сыналды, – ди Илһам Бариев.
Егетләр бүген дә шөгыльләнүдән туктамый. Алда – тагын ярышлар. 14-16 ноябрь көннәрендә Алабуга шәһәренә армрестлинг буенча Татарстан беренчелегенә барсалар, ноябрь ахырында Түбән Новгородта Идел буе федераль округы беренчелегендә көч сынашачаклар. Егетләргә бу ярышларда да җиңүләр телибез!

Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев