Үзәк чыршы утларын кабызды
Яңалыклар

Үзәк чыршы утларын кабызды

Кичә  “Мөслим йөрәге” скверында урнашкан үзәк чыршыны ачу тантанасы узды.

Чараны мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе үткәрде. Бәйрәм балаларның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәмгә Кыш бабай үзе килә алмаса да, чыршы утларын яндырырга ул ерактан ярдәм итте. Олысы да, кечесе дә үзәк чыршы янында җырлап-биеп күңел ачты, рәхәтләнеп тау шуды. Ә аннан соң теләге булганнар Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе ихатасында ясалган шугалакка юл алды.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.


Нет комментариев