Үзебезнеке үзебезгә кала
Тойгелде авыл җирлеге – эре җирлекләрнең берсе. Дүрт авылда яшәүче 1053 кешенең 512се – эш яшендә, 349ы – пенсионерлар. Мәктәпкәчә яшьтә 48 бала бар. Җирлектә 3 бала туган, 18 кеше үлгән. 494 шәхси хуҗалыкта 530 баш мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 280е – сыерлар. 220 сарык, 60 кәҗә, 39 ат, 326 баш умарта бар.
Тойгелде авыл җирлегендә керемнәргә салым, милек һәм җир салымнарын түләү планнары арттырып үтәлгән. Җирлек халкы матур яшәргә ярата. Илдар Садыйков, Аяз Вәлиев гаиләләре яңа йортлар салган. Башкалар йортларына янкорма өстәгәннәр, тышлаганнар, түбәләрен алыштырганнар.
“Чиста су” республика программасы нигезендә Тойгелдедә суүткәргеч яңартылган. Үзара салым акчасына башняга заманча электр насосы алынган. Атластагы искергән су линиясен алыштыру быелга планлаштырылган, ди авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев.
Җирлекнең 15 ир-егете “Намус” агрофирмасында механизатор яисә шофер булып эшли. 2020 елдан “Август” компаниясе эшчәнлек башлау нәтиҗәсендә дә халыкка эш урыннары булдырылган. Сәйфуллин, Кәрамов, Ситдыйкова эре крестьян-фермер хуҗалыклары кош-корт үстерү, кош ите җитештерү белән шөгыльләнә. Фермерлар, матди-техник базаларын ныгытып, яңа эш урыннары булдыруны да максат итә. Руслан Кәлимуллин мөгезле эре терлек асрый.
Җирлектә күпләп сыер асраучы хуҗалыклар сөтләрен җыючыларга да тапшыра, үзләре дә төрле сөт продукциясе әзерләп сата.
– “Фаиза” кооперативы, иң эре предприятиеләрнең берсе буларак, иң күп эш урыннары бирүче дә, җирлеккә иң күп ярдәм итүче иганәчеләрнең берсе дә, – диде авыл җирлеге башлыгы.
Ул шулай ук “Фирман” җәмгыятенең дә ярдәмчел булуын билгеләп үтте. Шәхси эшмәкәрләр Илнур Әхмәтҗанов, Сәел Каюмов халыкка сәүдә хезмәте дә күрсәтә. Эшмәкәрләр ел әйләнәсе 80ләп кешене эшле иткән. Сезон вакытында икеләтә күбрәк кеше җәлеп ителә. Тойгелделеләр “Агромастер” компаниясендә, башка өлкәләрдә дә хезмәт куялар.
Мәктәптә 38 бала укый, Мөслим мәктәпләренә йөрүчеләр дә бар. Тойгелде балалар бакчасына – 18 бала, Ташлыярда 7 бала йөри. Өч фельдшер-акушерлык пункты, ике авылда мәдәният йортлары һәм китапханәләр эшли. Җәмәгать эшләрендә җирлек укытучылар, тәрбиячеләр коллективларына, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләренә таяна.
Җирлектә дүрт мәчет эшли. Тойгелдедә халык һәм иганәчеләр ярдәме белән бишенчесе төзелә. Зиратларда өмәләр даими үтә. Аларда үзара салым акчасына профнастилдан койма коелган. Ике авылда зират йортлары яңартылган. Иске зиратны әйләндереп бетерәселәре бар.
Үзара салым акчасына һәм шуның өчен бирелгән субсидия хисабына Ташлыярда иске мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы коймалары профнастилга алыштырылган, капкалар ясалган. Ташлыярда мәдәният йортының түбәсе ремонтланган. Тойгелдедә Тукай урамының аерым урыннарына вакланган асфальт салынган, иске зират һәм иске мәчет, интернат-мәктәп ихаталары, яңа мәчет, Тойгелде һәм Ташлыяр авылларында хуҗасыз йортларның урам ягы профнастил белән тотылган. Тойгелде һәм Ташлыярда Сабантуй будкалары яңартылган. Энергия саклаучы лампалар алынган, урам утларын карап тоту өчен килешү төзелгән. Тойгелде авылы су башняларының будкалары ремонтланган, су башнясына яңа насос куелган, җир астындагы торбалары һәм кабельләре алыштырылган. Ташлыярда янгын гидрантына билгеләр куелган.
Быел үзара салым акчасын 700 сумнан җыярга сөйләшкәннәр. Беренче-икенче төркем инвалидлар өчен – 350 сумнан. Атласлылар 1000әр сум җыярга карар кылганнар. Бу акчаларга алар су челтәрен ремонтларга ниятлиләр.
Җыелышта җирлектә тупланган үзара салым акчасының тагын нинди максатларда тотылачагы хакында әйтелде.
Ветераннар советы рәисе Равил Минһаҗев обелискны яңадан эшләү, су башнясын чистарту һәм ташландык ихаталарны әйләндереп куюны да кичектергесез эшләр планына кертергә кирәклеген ассызыклады.
ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин үз чыгышында үзара салым акчасының әһәмияте, президент программаларының үтәлеше һәм башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләде. Район башлыгы Рамил Муллин үзара салым акчасына башкарылган эшләр авылларның йөзен уңай якка үзгәртә һәм бу программа белән шәһәрләр дә кызыксына дип билгеләп үтте. Ул җыенга килүчеләрнең авыл яшәешенә кагылышлы сорауларына җавап бирде, җирлек тормышында актив катнашкан Ринат Баевка Рәхмәт хаты тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев