Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ызгышудан сугышуга кадәр

Тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнүче суд каршына басачак.

Район прокуратурасы 41 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплап чыкты. Әлеге зат Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 112 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнә (явыз ният белән кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булмаган һәм РФ ҖКның 111 маддәсендә күрсәтелгән нәтиҗәләргә китермәгән, әмма озак вакытка сәламәтлекне какшаткан уртача авырлыктагы зыян салу). 
Тикшерү версиясе нигезендә 2021нче елның 26 ноябрендә 23 сәгать 40 минут тирәсендә әлеге зат үз өенең верандасында тормыш иптәше белән талаша. Шул вакытта ул йодрыгы белән тормыш иптәшенең башына суга. Аягы белән аның күкрәгенә тибә. Нәтиҗәдә тормыш иптәше идәнгә егыла. Гаепләнүче, кыйнавын дәвам итеп, аягы белән зыян күрүченең йөзенә тибә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан. 
– Тикшерү барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, тәүбә итте, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. 
Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим районы мировой судында карап тикшерү стадиясендә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев