“Туган як” агрофирмасы киндер суктыра башлады
Әлеге культура хуҗалыкта 746 гектар мәйданда үстерелгән. 20 октябрьгә ул 250 гектарда суктырылган иде. Бу эшне дүрт берәмлек техника башкара
– Безнең агрофирма Татарстанда беренчеләрдән булып техник киндер үстерә һәм эшкәртә башлады. Завод бер көндә киндердән 2 тонна чимал әзерли. Сүсләр брикетлана һәм складка җибәрелә. Аны Кытайга сатарга планлаштырабыз. Киндердән кием, диңгез арканнары һәм трослар ясала. Бу эшкә җирле фермерларны да җәлеп иттек. Бер кырдан ике мәртәбә “уңыш алабыз”: көзен – киндер орлыгы, ә язын биеклеге 3 метрга кадәр җитүче үсемлекнең калган өлеше җыеп алына, – ди “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Раил Җиһангиров.
Киндерне җыю бик кыен: җепселләр комбайн ургычына урала. Бу төр техника белән идарә итүченең осталыгы җитмәсә, техника сафтан чыгарга мөмкин.
Киндер басуларына һөҗүмнәр дә булгалаган. Агрофирма җитәкчелеге аларны кызыксынудан килеп чыккан дигән фикердә. Татарстан блогерлары Мөслимне гадәти булмаган киндер фотосессиясе өчен идеаль локация буларак тәкъдим иткәләде.
– “Туган як” агрофирмасы үстергән киндер – техник культура, анда психоактив матдә юк. Киндер – бик файдалы культура. Аны төрле өлкәләрдә: текстиль, целлюлоза, төзелеш һәм автомобиль сәнәгатендә кулланалар, ә калдыкларыннан йорт хайваннары өчен “наполнитель” ясарга мөмкин, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
Киндер суктыру белән беррәттән, агрофирмада техниканы кышкы саклауга әзерләү бара. “Басуда эш төгәлләнүгә таба бара. Эштән бушаган техниканы кышкы саклауга куярга кирәк. Техниканы юып, кимчелекләрен ачыклап, запас частьларын барлап, төзәтәбез. Машина-трактор паркларының торышы да мөһим. Ремонт эшләрен башкаручыларга бөтен шартлар да тудырылган”, – ди Раил Җиһангиров. Көзен запас частьларга бәяләр күпкә арзанрак икән.
– Мин – Бүләк авылы егете. 1987 елда 10 сыйныфны тәмамлап, МТЗ-50 тракторында эшли башладым. Ул вакытта Карл Маркс исемендәге колхозда яшьләр күп иде. 40 ел һөнәремә тугры булып, эшемне яратып башкарам. “Туган як” агрофирмасында 2018 елдан бирле хезмәт куям. Трактормы ул, комбайнмы – һәркайсы сак караш таләп итә. Быел 58 мең центнердан артык икмәк суктырып алдым, – ди механизатор Әбүләес Морзаханов.
Лилия Шәймиева фотосы.
Нет комментариев