Россиядә бала карау өчен түләнә торган «больничный» вакытын 30 көнгә арттырачаклар
Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости
Хәзер баланың авыруына һәм яшенә карап, ата-аналарга елына 45-120 көн түләүле «больничный» бирелә.
Мишустин сүзләренчә, кайбер очракларда балага тулысынча тернәкләнү өчен күбрәк вакыт кирәк, хәтта «больничный»ның максималь срогы да җитмәскә мөмкин. Ул вакытта ата-аналарга эшкә кире кайтырга туры килә, чөнки вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр туктатыла.
Мондый хәлләрдә гаиләләргә ярдәм итү өчен хөкүмәт һәр каралган чорны елына 30 көнгә арттырачак. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр дә шундый ук срокка озайтылачак.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Нет комментариев