Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

19 октябрь. Коллектив уңышы

Күбәк товарлыклы сөтчелек фермасын шактый еллар инде коммунист
К. Ганиева җитәкли. Күбәклеләр узган айда район фермалары арасындагы социалистик ярышта икенче урынга чыктылар. Бу чорда һәр сыердан – 285, ә ел башыннан 2048 килограмм сөт савылды. Савымчы
Р. Хәсәншина исә ярыш маягы булып танылды. Ул сентябрьдә һәр сыердан 342 килограмм продукция алды, еллык күрсәткечне 2120 килограммга җиткерде. Ярыш алдынгылары Ф. Бикмурзина, Х. Кәлимуллина узган айда һәр сыердан 318-316 килограмм сөт саудылар.

И. Әхмәтова. Куйбышев исемендәге колхоз.


Нет комментариев