Китап кына түгел, журнал да укыйбыз!
Яңалыклар

Китап кына түгел, журнал да укыйбыз!

Мөслим үзәк китапханәсендә «Күбәләк» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре өчен «Матбугат планетасы» дип исемләнгән танып белү дәресе узды

Китапханәче балаларны китапханәдәге журналлар, аларның эчтәлеге һәм кызыклы сәхифәләре белән таныштырды. Нәниләр исә үзләре яратып укый торган журналлар турында сөйләде, әңгәмәдә актив катнашты.

Очрашу барышында балалар китаплар белән беррәттән газета-журналлар укуның да файдалы һәм кызыклы булуына төшенде.

Фото – район үзәк китапханәсеннән.


Нет комментариев