Эшкә бирсәң чын күңел
Тат. Шуран авылында яшәүче Георгий Виноградовны уңган- тырыш кеше булганы, бар эшне дә белеп эшләгәне өчен хөрмәт итәбез
Крәш. Шуран авылында керәшен гаиләсендә туып-үссә дә, безнең Тат. Шуран авылының имамы булып торды ул. Мәетләр юып, җеназа укып, соңгы юлга озатты. Кабер казыганда да үзе башлап йөри. Бу гамәлләре өчен рәхмәттән башка сүз юк! Зират караучылар ел саен гел алышынып торды. Һәрберсе үзенчә “эшләде”. Хәзерге вакытта зиратның хуҗасы – Гаяз мулла. Ул зиратта тәртип булдырды. Мәңгелек йортыбыз карт агачлардан, ботаклардан, чүп-чардан чистартылды.
Гаяз мулла зиратта явым-төшемнән ышыклану, мәетләр кую өчен корылма да ясап куйды. Зират коймаларын алыштырды, җимерелеп беткән иске капка урынына яңа капка ясатып, аны үзе эретеп ябыштырды, аларны матур итеп буяп та куйды. Зиратның эчен-тышын чабып, үләнен җыештырып түкте.
Гаяз мулла авылдан 300-400 метр ераклыкта булган чишмәне бер атна эчендә берүзе матур итеп эшләп куйды. Хәзер чишмәгә юл ачык. Башкарган эшләре өчен Гаяз муллага бер тиен дә акча түләнмәде. Муллабыз үзе йөреп, материалларны үзе табып алып кайтты.
Берничә ел элек Крәш. Шуран авылы башында да чишмә ага иде. Аннан кешеләр өзелмәде. Хәзер чишмә юлын үзгәрткән, халык анда барудан мәхрүм. Авыл башындагы чишмә территориясен дә, акча түләсәләр, Гаяз мулла төзекләндереп куяр иде, тик авыл советының бушка эшләтәсе килә.
Тагын бер мәсьәлә бар. Зиратта өмәләр оештырылганда, халык өмәгә дип килсә дә, туганнарының, якыннарының каберләрен карарга дип китәләр дә күбесе кире әйләнеп килми. Әкренләп кенә арт капкадан чыгып “таялар”! Эшләүчесе аз. Бердәм булыйк, җәмәгать!
Зариф Гарифуллин.
Тат. Шуран.
Нет комментариев