Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
23 октябрь. Өлкәннәр үрнәгендә
Совхоз механизаторлары унберенче бишьеллыкның өченче елы уңышына нигез салу өчен көрәшне дәвам итәләр. Туңга сөрелгән җирләрнең 1168 гектарында – культивация, 750 гектар мәйданда тырмалау үткәрелү моны ачык раслый. Баланлы бүлекчәсендә 800 гектарга якын мәйданда культивация үткәрелде. Тәҗрибәле механизаторлардан саналган Бикмөхәммәт Нурмөхәммәтов аеруча нәтиҗәле хезмәт куя. Ул Т-4 тракторында 287 гектар күләмдә туфрак эшкәртергә өлгерде.
И. Дәүләтова. “Михайловка” совхозы.
Нет комментариев