Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә нард уеннары буенча осталык дәресе узды
Мәгариф

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә нард уеннары буенча осталык дәресе узды

Мондый чаралар балаларны игътибарлы булырга, уйларга һәм бер-берсен тыңларга өйрәтә

"Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән килгән беренче сыйныф укучылары башта уенның ничек барлыкка килгәнен кызыксынып тыңлады. Аннары кагыйдәләрне өйрәнеп, үзләре дә такта артына утырды — кемдер беренче тапкыр сынап карады, ә кемдер инде осталыгын күрсәтте. Мондый чаралар балаларны игътибарлы булырга, уйларга һәм бер-берсен тыңларга өйрәтә", – дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

 

Фотолар – мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.


Нет комментариев