Мөслим мәдәният хезмәткәрләре республика дәрәҗәсендә бүләкләнде
Казанда С. Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда Татарстанның мәдәни-ял итү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләренең республика съезды узды
«Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» темасына багышланган чарада 450гә якын кеше катнашты.
Съездда Татарстан мәдәният министры И. Әюпова һәм «Таткультресурсцентр» директоры А. Мифтахова чыгыш ясады. Алар мәдәният учреждениеләрен үстерү, традицияләрне саклау, заманча технологияләр куллану һәм эшчәнлекнең яңа формалары турында сөйләде.
Чара кысаларында күргәзмәләр, тематик фикер алышулар, осталык дәресләре оештырылды. «Мәхәллә» республика конкурсы финалистлары үз проектларын тәкъдим итте. Мөслим районын Салауз-Мухан авылы мәдәният йорты директоры Илмира Әюпова тәкъдим итте. Ул «Талбишегем» проекты белән «Махалля/Мәхәллә иҗади киңлекләренең иң яхшы тәҗрибәләре» республика конкурсының I этабы финалисты дипломына лаек булды.
Съезд ахырында республика конкурслары җиңүчеләрен һәм мәдәният өлкәсендә уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Мөслим районы мәдәният хезмәткәрләре дә мәртәбәле бүләкләргә лаек булды.
Иске Вәрәш авылы мәдәният йорты «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең бүләк сертификатына лаек булды. Мәдәният йорты директоры – Айгөл Ганиева.
Илмира Әюпова «Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең бүләк сертификаты белән бүләкләнде.
Яңа Усы авылы мәдәният йорты директоры Миләүшә Филипова «Профессионал» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 70 мең сумлык бүләк сертификатына лаек булды.
Әлмәт авыл клубы «Мәдәни-ял итү эшчәнлеге» номинациясендә «Сүнмәс дәрт: 30 ел – традицияләрнең яңача яңгырашы» проекты өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 250 мең сумлык бүләк сертификаты белән бүләкләнде. Клуб мөдире – Эльмира Тимергалиева.
Барлык бүләкләнүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Иҗади уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!
Фотолар – район мәдәният йортыннан.
Нет комментариев